erid:2VtzquqpS7d
Зәйнәб Фәрхетдинованың ике улы да җырлый башлаган
Яңалыклар

Зәйнәб Фәрхетдинованың ике улы да җырлый башлаган

Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинованың улы АкБулатның җырлавын күпләр белә. Хәзер төпчек улы Фоат та җыр өлкәсенә кереп киткән ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

“Энем  Фоат белән “Ак хыял” исемле җыр яздырдык. Көен Марат Галимов, сүзләрен Алинә Хисамиева иҗат итте. Бүгеннән җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була. Җырны әти-әни дә ошатты, көненә 10-15 тапкыр тыңлыйлар. Гомумән, алар безне һәрвакыт хуплый, безнең уңышларга чын күңелдән куана”, - диде АкБулат.

Җырны әлеге сылтама буенча кереп тыңларга була.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/zynb-frkhetdinovany-ike-uly-da-yrlyy-bashlagan

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев