8 июль 2026 яңалыклары
-
Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соңгы хәлләр шәхси контрольдә: зыянны бетерү эшләре дәвам итә
Түбән Камада пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң барлык оператив хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли. Шәһәр мэры Радмир Беляев нәтиҗәләрне бетерү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү эшләрен шәхси контролендә тотуын хәбәр итте.
-
Миңнеханов һәм Зубов Казанда кулланучылар кооперациясе һәм «Агроидел» форумын ачты
Татарстанда «Агроидел-2026» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы башланды. Ачылу тантанасы бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
-
Арча районының биш оешмасында эшләүче машина йөртүчеләр быелның беренче алты аенда юл кагыйдәләрен еш бозганнар
Юл иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясе 2026 елның 6 аенда юл кагыйдәләрен иң күп бозган машина йөртүчеләр эшләгән предприятиеләр исемлеген игълан итте.
-
Онытылып баручы милли уеннарын искә төшерделөр
Эчкерсез аралашу булды
-
Татарстандагы беренче сыйныф укучыларына «Дуслык илендә» китабы бүләк ителәчәк
2026 елда Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга керүче барлык балаларга «Дуслык илендә» исемле бүләк китабы тапшырылачак. Басманы нәшер итүгә республика бюджетыннан 23,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
-
Казанда гаиләләр өчен түләүсез юридик консультацияләр узачак
Оештыручы-ТР Юстиция министрлыгы. Гражданнарга социаль Фонд, нотариаль һәм адвокат палаталары, ФССП, прокуратура һәм башка ведомство вәкилләре консультация бирер дип көтелә.
-
Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында 1,6 мең машина тикшерелгән
Республика юлларында тикшерүләр 2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Татарстанда 8 июльдә +28 градуска кадәр җылыта, кичен яңгыр яварга мөмкин
Татарстанда 8 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, көндез явым-төшем көтелми.