erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстандагы беренче сыйныф укучыларына «Дуслык илендә» китабы бүләк ителәчәк

2026 елда Татарстан мәктәпләренә беренче сыйныфка укырга керүче барлык балаларга «Дуслык илендә» исемле бүләк китабы тапшырылачак. Басманы нәшер итүгә республика бюджетыннан 23,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

 

Быел Татарстан мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен махсус әзерләнгән «Дуслык илендә» («В стране дружбы») китабы бүләк ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап рус һәм татар телләрендә нәшер ителгән. Ул Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Басмада Татарстанда яшәүче татар, рус, чуаш, удмурт, мари һәм мордва халыкларының гореф-гадәтләре, телләре, фольклоры һәм милли үзенчәлекләре турында мәгълүмат тупланган.

Китапның эчтәлеге интерактив формат белән дә тулыландырылган. QR-кодлар ярдәмендә укучылар Россия гимнын тыңлый, халык әкиятләре белән таныша, Идел батырлары турында мультфильмнар карый ала.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, «беренче сыйныф укучыларына бүләк китаплары тапшыру республикада ел саен үткәрелә торган күркәм традициягә әверелде».

Узган ел беренче сыйныф укучыларына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Татарстан — фронт өчен» китабы тапшырылган иде. Аны нәшер итүгә 18,6 миллион сум юнәлдерелде. Ә 2024 елда мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән балалар «Фән — балаларга» китабын бүләк итеп алганнар.

Быел «Дуслык илендә» китабы яшь укучыларга Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәни мирасы белән танышырга, төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт һәм дуслык хисләре тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре