erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соңгы хәлләр шәхси контрольдә: зыянны бетерү эшләре дәвам итә

Түбән Камада пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң барлык оператив хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли. Шәһәр мэры Радмир Беляев нәтиҗәләрне бетерү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү эшләрен шәхси контролендә тотуын хәбәр итте.

 

Түбән Камада пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң килеп туган хәлләрне бетерү эшләре дәвам итә. Шәһәр мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, вәзгыять аның шәхси контролендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә шәһәрдәге аерым предприятиеләргә зыян килгән. Берничә кеше җиңел тән җәрәхәтләре алган. Аларга медицина ярдәме вакытында күрсәтелгән, сәламәтлекләренә җитди куркыныч янамый.

Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, эшләр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча алып барыла.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә нәтиҗәләрне бетерү һәм ярдәм күрсәтү барышын даими шәхси контролемдә тотам», – дип язды шәһәр мэры.

Аның сүзләренә караганда, һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү оператив рәвештә алып барыла, шәһәрнең барлык җаваплы хезмәтләре үзара килешеп эшли.

Шәһәр хакимияте халыкны тынычлык сакларга һәм мәгълүматны бары тик рәсми чыганаклардан гына алырга чакыра.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре