13 июль 2022 яңалыклары
-
Район Советы утырышында берничә төрле мәсьәлә каралды
13 июльдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 20нче утырышы булды.
-
Абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецепты
Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.
-
Галимҗанов Илһам Мәхмүт улы Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Хезмәткә-хөрмәт
-
Балтач районында XVнче Мөселман балалар Сабан туе узачак
17нче июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVнче Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелүче милли бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән беррәттән, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, күренекле дин әһелләре чакырулы. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. ("Татар-информ")
-
Тагын фаҗига: 20 яшьлек егет суга батып үлгән
Кичә кич Алабугада Шишкин буасында бер егет суга батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
“Ипотека алган фатирыбыз янып бетте. Егерме еллык бурычыбыз калды...”
Кама Тамагы бистәсендәге күпфатирлы йортта янгын чыгып, дүрт гаилә бернәрсәсез калган. Бу хәл Корбан гаете көннәрендә – 10 июльдә булган. Йорт бер катлы итеп төзелгән һәм анда дүрт гаилә яшәгән. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)
-
Күрше районда сыерны урлап, урманлыкта суеп, эшкәртеп алып киткәннәр
Татарстанның Әтнә районы, Күшәр авылында сыерны урлап, суеп итен алып киткәннәр, дип хәбәр итә «Әтнә таңы» газетасы сайты. Бу беренче очрак кына түгел икән. ("Ватаным Татарстан")
-
Рөстәм Миңнеханов 11 сыйныф укучысын район башлыгы киңәшчесе итеп билгеләргә кушкан
Әлмәттә яшәүче 11 нче сыйныф укучысы Альбертка хәзер уку белән беррәттән, район башлыгы янына эшкә дә йөрергә туры киләчәк. Нефть саммиты вакытында республика җитәкчелеген таң калдырган егетне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның экология мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләргә кушкан. ("Ватаным Татарстан")