erid:2VtzquqpS7d
Абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецепты
Файдалы киңәшләр

Абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецепты

Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан абрикос белән әфлисун кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

Кайнатма өчен 3 кг абрикос (төшсез), 3 зур әфлисун, 2 кг шикәр комы.

Абрикосның төшен алырга, әфлисунны кабыгы белән иттарткычтан чыгарырга. Әлеге массага шикәр комы кушып болгатырга һәм кайнатырга куярга кирәк.

Банкаларга ябу өчен: 3 тапкыр кайнатып сүндерергә.

Морозильникта саклау өчен: 2 тапкыр кайнатып сүндерергә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/abrikos-belan-aflisun-kainatmasynyn-recepty-5853905

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев