erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 4 млрд сум акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда мәгариф оешмаларын ремонтлау программасына финанслауны арттырырга карар иттеләр. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, әлеге максатларга 4 млрд сум акча юнәлдерү планлаштырыла.

 

Татарстанда мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга ел саен 2,5 млрд сум акча бүленгән. Быел әлеге сумма 3 млрд сумга кадәр арттырылган. Хәзер исә программаны тагын да киңәйтеп, финанслау күләмен 4 млрд сумга җиткерү бурычы куелган. Бу хакта республика финанс министры урынбасары Оксана Кисапова хәбәр итте.

Моннан тыш, депутатлар балалар бакчаларын капиталь ремонтлау өчен аерым программа булдыру тәкъдиме белән чыккан. Бу башлангыч мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын яхшыртуга һәм балалар өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев