erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ипотека алган фатирыбыз янып бетте. Егерме еллык бурычыбыз калды...”

Кама Тамагы бистәсендәге күпфатирлы йортта янгын чыгып, дүрт гаилә бернәрсәсез калган.  Бу хәл Корбан гаете көннәрендә – 10 июльдә булган. Йорт бер катлы итеп төзелгән һәм анда дүрт гаилә яшәгән. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)

– Гадәти бер көн иде. Балалар белән йорт янындагы бакчабызда эшләдек. Аннары юынып чыгарбыз дип, мунча ягарга булдым. Ул безнең фатир белән бер түбә астында. Сәгать кичке бишенче киткән иде. Мунча өлгерәме икән дип кереп карыйм дигән идем, ишекне ачуым булды, ялкын килеп бәрелде. Шунда битемне дә пешердем. Тиз генә өйгә кереп, балалар белән тәрәзәдән сикереп чыктык. Ул арада инде ут түбә буйлап таралды. Йортыбызда дүрт фатир рәттән урнашкан. Күршеләр дә өйдә иде, барысы да чыгып өлгерде. Үзебезгә зыян килмәде, ә менә йорт яшәрлек түгел. Түбә ишелеп төште, диварлары янды. Техника, кием-салым – бөтен нәрсә янып бетте, – дип сөйләде безгә Альбина Йосыпова. 

Йосыповлар бу йорттагы фатирны узган елның ноябрь аенда ипотекага алган булганнар. Бернәрсәсез калу өстенә, өсләрендә банкка егерме еллык бурыч та эленеп тора. Гаиләдә ике бала да бар.  Берсенә – 13 яшь, икенчеенә – 8 яшь. 
– Хәзер кайнанада яшәп торабыз. Йортка капиталь ремонт кирәк. Кәгазь эшләре белән дә йөрисе бар. Ярый әле фатир документлары эштә тора иде.  Алары исән калды. Битемә зыян килгәнлектән, үзем больничныйда. Ә янгыннын нәрсәдән чыгуы турында әле төгәл генә белмибез, – диде Альбина.

Янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны Альбина Йосыпованың Сбербанк картасына (“помощь погорельцам” тамгасы белән) күчерә ала. Ярдәм дүрт гаиләгә дә бер картага җыела. 
Реквизитлар: 2202202385738954
СБП аша телефон номерына: +79655862233

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ipoteka-algan-fatirybyz-yanyp-bette-egerme-ellyk-burychybyz-kaldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X