erid:2VtzquqpS7d
Һәр бала спорт белән шөгыльләнсен
Арча яңалыклары

Һәр бала спорт белән шөгыльләнсен

Район башлыгы катнашында киңәшмә булды.

Бүген Арчаның 3нче мәктәбендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында физик тәрбия укытучылары һәм тәрбия  завучлары белән киңәшмә булды. Киңәшмәдә мәктәп балаларын физкультура-спортка тарту мәсьәләсе хакында сөйләштеләр. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов: "Һәр бала спортның кайсы төре белән булса да шөгыльләнергә тиеш, - диде. - Әгәр дә физик яктан мөмкинлеге чикле икән, шашка, шахматка тартырга була баланы. Әгәр дә бала спорт белән шөгыльләнә икән, аның урамда вакытны бушка үткәреп йөрергә яки өйдә телефонда сәгатьләр буе утырырга вакыты калмый".

Яңа спорт комплекслары төзелүе турында да сүз булды. Арчада спорт комплексы төзелеше тәмамланып килә. Арча станциясендә тимер юлның икенче ягында шулай ук спорт комплексы төзеләчәк. Яңа Кенәр иҗат йортында Казан белгече белән гимнастика секциясе алып барылуы шулай ук кызыксыну тудырды. Ә нишләп Арчада юк ул?

Арча районында массакүләм чаңгы шуу юк, дигән фикер дә әйтелде. Ник балалар чаңгы шумый?  Дөрес, Арчада чаңгы секциясе әйбәт кенә эшләп килә.  Уңышлары да даими булып тора. Әмма бу секция бөтен Арча районы өчен җавап бирә алмый. Массакүләм чаңгы шуулар турында сүз бара монда.

Район, республика күләмендә төрле спорт ярышларында җиңүләр булып тора. Нинди генә спорт ярышы булмасын, җиңүчеләрне котлап, бүләкләр дә бирергә кирәк, дигән тәкьдим дә әйтелде. Көрәшчеләрне бүләкләгән кебек.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев