Илнең һәм кешеләрнең әйләнә-тирәсе чиста булсын өчен, Конституциягә табигатьне һәм тирә-юньне саклауга кагылышлы үзгәрешләр кертү — Россия Президентының һәм депутатларның закончалыклы якын килүе ул. Бу фикерне Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев әйтте.