14 ноябрь 2021 яңалыклары
-
“Апа белән икебезгә бер бала булса да исән калмады бит!”
Трамвайга Сания белән бергә 35-40 яшьләрдәге ханым килеп керде. 7-8 тирәсендәге бер малайны җитәкләгән. Менә шушы ханымны һәм баланы күргәч, Саниянең үз кызлары исенә төште. Хәер, аларның исеннән чыкканы да юк инде. Әгәр дә балалары исән булса, шушы ханым яшендә булырлар иде бит ("Шәһри Казан").
-
Алсу Фаракшина: "Дөрес һөнәр сайламаганмын икән, дип уйладым..."
Беренче хатын-кыз пародия остасы буларак танылган Алсу Фаракшинага бүген тиңнәр юк. Алсу ун елдан артык татар артистларына пародия куя. Һәм бу эшкә алынучы башка кеше юк, ул – бердәнбер. Алсу белән әнә шул үзенчәлекле һөнәре турында сөйләштек ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Гүргә керәсе сер
Йоклап яткан иренә озак карап ятты Фаягөл. Күпме генә тырышса да, һич йоклап китә алмады. Югыйсә улы йоклаганда рәхәтләнеп йоклыйсы бит("Сөембикә",Казан,Галия Әхмәтова).
-
Күп балалы аналар пенсиягә 50 яшьтә чыга алачак
Балаларын сигез яшькә җиткәнче тәрбияләгән күп балалы аналар тиешле вакыттан өч-ун елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак ("Ватаным Татарстан", Казан).
-
Рөстәм Миңнеханов: "Ковидтан саклануның ике генә юлы бар"
“Бүгенге көндә ике генә юл бар: йә вакцина ясату, йә ковид белән авыру һәм аннан соңгы нәтиҗәләрне кичерү. Бу өлкәннәргә генә кагылмый. “Кызыл зона”да яшьләр дә күп. Монда искәрмәләр юк – барыбыз да Аллаһы Тәгалә карамагында. Әйе, вакцина ясатучылар арасында да чирләүчеләр бар. Ләкин алар ковидны күпкә җиңелрәк кичерә”, - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ("Шәһри Казан").
-
М7 трассасында Казан янында бензовоз күпердә эленеп калган
Казан янындагы күпердә бензовоз эленеп торуы сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә чыкты ("Ватаным Татарстан",Казан).
-
Лилия Муллагалиева: "Улым 21 көннән үзе сулый башлады..."
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева – талантлы җырчы гына түгел, уңган хатын, оста хуҗабикә һәм дүрт баласының яраткан әнисе ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).