Кукмара районының Пүчинкә-Сутер авылында гомер итүче Роза Шәйфетдинова сүзләре бу. Алар ире Владимир белән үзләренең 3 сабые янына 10 ятимне сыендыра. Бүген инде яннарында 4 кенә бала калган. Башкалары шәһәргә чыгып киткән. Әмма шулай булса да, үскән йортларын ташламыйлар, хәл белеп торалар, кунакка кайталар икән.