erid:2VtzquqpS7d
Фура белән бәрелешкән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән
Яңалыклар

Фура белән бәрелешкән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән

Хәзерге вакытта авария сәбәпләре ачыклана

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан юлында фура белән бәрелешкәннән такси йөртүчесе һәм пассажиры үлгән. Авария республиканың Югары Ослан районында, Р-241 трассасында Югары Мәми борылышы янында булган.

Көчле бәрелүдән җиңел машинаның алгы өлеше яньчелгән. Бәрелештән соң йөк машинасының кабинасы яна.

«Татар-информ»га авария шаһитләре хәбәр иткәнчә, юл — транспорт һәлакәтендә такси йөртүчесе һәм пассажир үлгән. Хәзерге вакытта авария сәбәпләре ачыклана.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/21-03-2022/tatarstan-yulynda-fura-bel-n-b-releshk-n-taksi-y-rt-chese-m-passazhiry-lg-n

Фото http://vuslon.ru/news/respublikanskie-novosti/voditel-yandeks-taksi-i-ego-passazhir-pogibli-v-dtp-v-verkhneuslonskom-rayone


Нет комментариев