erid:2VtzquqpS7d
Эльмира Каюмова вафат
Яңалыклар

Эльмира Каюмова вафат

Эльмира Ринат кызы күп еллар «Түгәрәк уен»ның жюри әгъзасы булып торды.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Кичә фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова вафат. Бу хакта «Татар-информ» га мәрхүмнең тормыш иптәше Мөдәррис Каюмов хәбәр итте.

Эльмира Ринат кызы күп еллар «Түгәрәк уен»ның жюри әгъзасы булып торды.

Эльмира Каюмова — Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия фольклор берләшмәсе, Халыкара фольклорчылар ассоциациясе (SEEFA), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара традицион музыка киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-03-2022/folklor-galime-elmira-kayumova-vafat-5851726


Нет комментариев