Быелгы ел башыннан газетабыз битләрендә “Алар да бит безнекеләр!” исеме астында Бөек Ватан сугышында катнашкан, әмма теге яки бу сәбәп белән исемлеккә кермәгән якташларыбызны ачыклау эшен алып барабыз. Наласа һәм Апаз авылларыннан булуларын исбатларга кирәкле фронтовиклар исемлеге февраль һәм март айларында газетабызда урнаштырылган иде.