Бөек Җиңүнең 77нче язын каршылап...
Майның тугызынчы көне гадәти генә дата булмавын күпләребез тарих битләреннән генә белсәк, бүген районыбызда гомер итүче җиде сугыш ветераны бу көнне күз яшьләреннән башка искә ала алмый.
Нәкъ 1945 елның май аендагы кебек аларның күңелләре бу көнне Бөек Җиңү өчен зур шатлык һәм шул ук вакытта югалтулар өчен җан сызлавы белән тула...
9 майда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итте. Районыбызда да тантана 7 һәм 8 майда авыл җирлекләрендә, ә 9 май көнне Арчада узды. Арча үзәгендәге мәйдан ул көнне иртәдән кичкә кадәр бәйрәмчә рухта иде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чыгышлары белән башланып киткән кечкенә парадны, “Җиңүгә багышлана...” дип аталган әдәби-музыкаль мәйданчыклар һәм интерактив зоналардагы чыгышлар дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләр кыр кухнясында пешкән ботка һәм кайнар чәй белән сыйлана алдылар. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәктәп һәм авыл музейлары экспозицияләре әзерләнгән иде.
Җиңү парады
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә уздырылган парад бәйрәм чарасында төп өлешләрнең берсе иде. Җиңү парадына тезелгән райондаш спорт мәктәбе бинасы яныннан шәһәр үзәгенә кадәр уздылар. Барлыгы 30 төркемгә тупланган хезмәт коллективлары кулларына шарлар, чәчәкләр, плакатлар тотып, горур атладылар.
Иң беренчеләрдән булып Җиңү байрагы белән, Россия, Татарстан, районыбыз байракларын һәм Бөек Ватан сугышының ун фронт штандартларын күтәргән байракчылар керде. Хәрби комиссариат офицерлары, ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар парадны дәвам итүчеләр булды. “Я помню! Я горжусь!” һәм “Үлемсез полк” акциясенә кушылучылар иң зур төркемнәрнең берсен тәшкил итте. Аларның кулында сугышта батырларча һәлак булган әби-бабаларының фотолары иде. “Үлемсез полк” акциясенә районыбыз башлыгы Илшат Нуриев һәм бәйрәмнең хөрмәтле кунагы ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова да кушылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, мәгариф, мәдәният идарәләре аерым төркемнәрне тәшкил итте. Мәрхәмәтлек үзәге һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, үзәк район хастаханәсе, Арчада эшләүче предприятие һәм оешма коллективлары да парадка кушылып шәһәребез урамы буйлап узды. “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы вәкилләре парадны төгәлләүчеләр иде. Һәр оешма алдыннан хәрби тематика белән бизәлгән машиналар узды.
Митинг
Бөек Җиңү парады тәмамланганнан соң, митинг башланып китте. Райондашларны һәм бәйрәмгә килгән кунакларны ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Илшат Нуриев, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов сәламләде.
“1945 елның язында килгән Җиңү бәйрәменнән дә зур бәйрәм юк. Бөек Ватан сугышы һәркайсыбыз күңелендә җуелмас эз калдырды. Сугыш елларында Ватаныбыз бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелгән халкыбызның үлемсез батырлыгы турындагы истәлекләр һәр кешенең күңел түрендә һәм бу хәтер юкка чыгарга тиеш түгел. Ул еллардагы истәлекләрне кадерләп сакларга, буыннан буынга тапшырырга тиешбез”, - дип башлады чыгышын Илшат Нуриев. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш елы балаларын бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен әйтте ул.
Арча районы халкын, сугыш һәм тыл ветераннарын Җиңү көненең 77нче язы белән Ирада Әюпова да котлады. “Бөек Җиңү – Ватаныбыз тарихының иң күренекле вакыйгасы, халкыбызның каһарманлыгы күрсәткече, аның явызлыктан өстен чыгуына ачык бер мисал. Сугыш еелары күпләрнең күңеленә уелды. Татарстаннан фронтка киткән 700 меңнән артык кеше кулына корал тотып сугышты. Шуларның яртысыннан артыгы яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Кызганыч, аларның барысына да югары бүләк тапшырылмады, тик алар һәркайсы җиңүгә зур өлешен кертте. Аларның исемнәре Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәефләр белән язылды. Сугыш һәм тыл ветераннары, илебезгә җиңү алып килүче каһарманнарыбыз, сезнең алда баш иябез”, - дип, ТР президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен дә җиткрде ул.
Район хәрби комиссары Алмаз Борһанов ТРның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин исеменнән дә котлады. “Сезнең батырлыгыгыз безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Бүгенге бәйрәм көнендә сезгә рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Сәламәтлек һәм тынычлык теләп калам”, – дип, бәйрәмгә җыелган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итте ул.
Быел армия сафларына алыначак егетләр исеменнән Искәндәр Җамалов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул хәрби бурычны намус белән үтәп, илебезнең тынычлыгын сакларга ант итте.
Митинг ахырында мәңгелек ут һәм һәйкәл каршына һәркем чәчәкләр салды. Бер минут тынлык белән яу кырында ятып калган батырлар искә алынды.
Хәбәрсез югалганнарның туганнары белән очрашу
Берничә ай дәвамында район җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат белән берлектә сугыш кырына китеп, кайтмый калган, исемнәре беркая да искә алынмаган райондашларыбызның эзләрен барладык. Бу игелекле эш бүген дә дәвам итә.
Бәйрәмнең бер өлеше әнә шул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбызны искә алуга багышланды. Хәбәрсез югалган биш солдатның документлары туганнарына тапшырылды.
Тумышы белән Печмәнтау авылыннан булган Нәфыйк Хәйретдиновка ике агасының, Субаш Атыдан Тәнзилә Әхмәтҗановага әтисенең, Наласадан Фәния Сираҗиева һәм Фәрит Әһлиуллиннарга бабаларының, Яңасаладан Маһиҗәләл Рәхмиевага бертуган абыйсының кайда һәлак булулары турында рәсми документлар бирелде.
“Сугыш елларында якыннарын югалтмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Безнең кечкенә генә Печмәнтау авылыннан да 60тан артык кеше сугышка китә. Шуларның 18е генә исән-сау әйләнеп кайта. Кайтмаганнар арасында бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар да бар. Безнең гаиләдән дә дүрт бертуган берьюлы яу кырына чыгып китәләр. Менә бүген, сугыш беткәнгә 77 ел узгач, икесенең кайда һәлак булуы ачыкланды”, – дип, дулкынлану аша хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклауга өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде Нәфыйк Хәйретдинов. (видео)
Бәйрәм концертлары
Бәйрәмнең төп өлешләре тәмамланганнан соң да шәһәребездә тантаналы чаралар дәвам итте. Арча үзәгендә һәм Җиңү паркында бәйрәм концертлары оештырылды. Күңелләре белән һәрвакыт яшь калучы өлкән буын вәкилләре яшьлек җырларын башкарды. Ә яшь буын ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Кичке бәйрәм концерты үзәк мәйданда булды. “Арча кичләре” кичке сәгать 9да бәйрәм салюты белән тәмамланды. Ул “Җиңү көне” җыры астында яңгырады.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, районыбызда узган быелгы Җиңү бәйрәме алдагы еллардагы белән чагыштырганда күләмлерәк, матуррак, дәрәҗәлерәк узды. Пандемия аркасында булмый калган бәйрәмнәр сагындыргангамы, халык күплеге һәм әзерлек дәрәҗәсе сокланырлык иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев