erid:2VtzquqpS7d
Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган райондашларыбызның документлары якыннарына тапшырылды
Арча яңалыклары

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган райондашларыбызның документлары якыннарына тапшырылды

Җиңү бәйрәмендә сугышка китеп катмый калган якташларыбыз да искә алынды

Берничә ай дәвамында район җитәкчелеге, хәрби комиссариат һәм редакциябез зур эш алып бара. Бөек Ватан сугышы кырына китеп, кайтмый калган һәм исемнәре беркая да искә алынмаган якташларыбызның эзләрен барлый.

Бүгенге зур бәйрәмдә дүрт хәбәрсез югалган солдатның документлары туганнарына җиткерелде. 

Печмәнтау авылыннан Нәфыйк Хәертдиновка туганнарының, Субаш Атыннан Тәнзилә Әңмәтҗановага әтисенең, Наласадан Фәния Сираҗиева, Фәрит Әһлиуллиннарга бабаларының, Яңасаладан Маһиҗәләл Рәхмиевага абыйсының кайда күмелгәнлекләре турындагы мөһерле язу тапшырылды.

Әлеге изге эшкә үз өлешен керткән һәремгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез


Арча районы

Нет комментариев