Иртә өлгерешлесенең сусыл җиләкләрен июньнең беренче атнасында ук татыйбыз. Сере нидәме? Эшне иртә яздан ук башларга кирәк. Апрель башында кар астында яткан бакча җиләге (виктория) түтәлләре өстенә көл, ә берничә көннән җиләк өчен тәгаенләнгән махсус ашлама сибеп чыккан идегезме? Оныткан булсагыз, киләсе язда шулай эшләрсез – кар суында эреп, җай белән туфракка сеңә торулары хәерле ("Шәһри Казан").