erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хикмәтләр шуннан башлана гына әле

Моннан берничә ел элек бер танышым зарын сөйләп алды. Инвестор кулындагы кечкенә генә хуҗалыкның җитәкчесе булып эшли иде ул. “Минем өстән күзәтеп, әләкләп тору өчен авылда дүрт кешене билгеләп куйган бу, – ди. – Озак түзеп булмас, алай ышанмагач үзе кайтып эшләсен!”

– Артык исең китмәсен, хуҗа кеше сине сынап кына карыйдыр, – дип тынычландырырга тырыштым үзен һәм бер гыйбрәтле хәлне сөйләп күрсәттем.

... Читтә яшәгән Наласа бае Гайфулла дигән малайны үзе белән алып киткән. Тик торганда гына аңа игътибар итмәгәндер инде, димәк, өметле малай булган. Бай Башкортстанның Стәрлетамак дигән шәһәрендә яшәгән, сәүдәгәр булган. Гайфулла башта йомышчы малай вазыйфаларын үтәгән, исәп-хисап эшләренә дә һәвәслеген күреп бай аны приказчик иткән.

Бервакыт башкорт бае Наласа баеннан Гайфулланы үзенә бирүен сораган. Килешкән инде болар, Гайфулла башкорт баена хезмәт итә башлаган. Байның Гайфулланы үзенә алуның үз хикмәте булган. Монысы турында соңрак.

Бай Гайфуллага ике тапкыр сынау оештыра. Товар алып кайта да Гайфуллага тапшыра бу, накладноен да кулына тоттыра. Ә товар кәгазьдәгедән артык була. Мәсәлән, кәгазь буенча йөз тартма прәннек, ди. Ә чынбарлыкта йөз дә биш тартма. Берәү булса артык прәннекне сатып акчасын кесәсенә салыр иде. Безнең Гайфулла алай итми, өстәге катта гына утырган бай янына менә, ялгышлык киткән, тартмалар документтагыдан артык, ди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенчесендә бай кибеткә үзе керә. Тегене-моны сораштыра да, чыгып китә. Кибеттә акча янчыгын “онытып” калдыра. Гайфулла янчыкны байга илтеп бирә.

Хикмәтләр шуннан башлана гына әле. Бай башка сынаулар оештырып тормый. Аның бер генә баласы – кызы була. Менә шуңа ышанычлы кияү, мирас тапшырырлык ышанычлы кеше эзләгән икән ул. Бөтен байлык Гайфуллага күчә, аларның унөч балалары туа.

1925 елда Гайфулланың байлыгын тартып алып үзен сөргенгә сөрәләр, ишле гаиләне хезмәтчеләр йортына күчерәләр. Булдыклы Гайфулла тегендә дә югалмый, йорт җиткерә, гаиләсен дә шунда алдыра. 1937 елда аны яңадан кулга алалар, язмышы фаҗигале тәмамлана...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X