Июньнән балаларга пособие түләү графигы үзгәрә
Июнь аеннан Россиядә балаларга пособиеләр түләү графигы өлешчә үзгәрә. Элек төбәкләрдә ул төрле срокларда башкарылган булса, үзгәрешләрдән соң барлык субъектлар өчен бердәм көндә килә башлаячак. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия икътисад университетындагы дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогеновага сылтама белән Прайм агентлыгы хәбәр итә.