erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике райондашыбыз һәлак булган хәрби операция зонасы туфрагы Гани Сафиуллин музеенда сакланачак

Узган атнада әфганчы якташыбыз Илнур Яруллин махсус хәрби операция зонасына барып кайтты. Иптәшләре Фаяз Әхмәдуллин һәм Ирек Хөрмәтов белән алар хәрбиләргә гуманитар ярдәм һәм мобиль мунчалар илтеп тапшырдылар

Илнур Яруллинның беренче тапкыр гына баруы тугел. Әфганчы дуслары белән алар һәрдаим егетләребезгә ярдәм оештырып торалар. Бу юлы да егетләр сораган кирәк-яракларны җыеп, аларны кулларына тапшырып, хәлләрен белешеп кайттылар. 
Райондашларыбыз апрель ахырында һәлак булган Кишет егетләре Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гариповны да Ростов шәһәреннэн алып кайтканнар иде. 

Бу баруларында алар егетләрнең вафат булган урынында булып, әлеге җирнең туфрагын алып кайтканнар.
“Алмаз белән Фирдүснең исемнәре мәңгегә хәтерләрдә саклануын телим. Шуңа күрә әлеге туфракны һәм егетләребезнең хәрби зонада кигән киемнәрен, шәхси әйберләрен бергә туплап, музейда бер почмак булдырасыбыз килә”, - диде Илнур Яруллин.
Райондашларыбыз һәлак булган хәрби операция зонасы туфрагы Иске Кишеттә урнашкан Гани Сафиуллин музеенда сакланачак. Бу турыда егетләрең әниләре һәм тормыш иптәшләре белән килешенгән.  Махсус хәрби операциядә башларын салучылар истәлегенә һәм батырларча хезмәт иткән егетләребез хөрмәтенә әлеге музейда почмак ачылачак. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәтерләсәгез, үзе дә хәрби операцияләрдә катнашучы, әфганчы райондашыбыз Илнур Яруллин махсус хәрби операция зонасында күргәннәрен бер видеога туплавы турында язып чыккан идек. Әлеге видеофильмның икенче өлеше дә булачак дип ышандырды ул. “Сватово-2” дип аталачак сюжет әлегә әзерләнә. 
Социаль челтәрләрдәге төркемгә видео урнаштырганнан соң, Илнур Яруллин белән күпләр элемтәгә керә, якыннарын таный һәм видеоны шәхсән җибәрүләрен сорый. “Елап шалтыратучылар күп булды. Чөнки андагы кадрлар чынлап та күңелгә тия торган. Бигрәк тә якыннары биредә хезмәт иткән кешеләр битараф кала алмый”, - дип уртаклашты ул безнең белән.

Илнур Яруллин әлеге изге эшләре үзенә яхшылык булып әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X