Җәйге каникулдан соң укучыларның көндәлек тормышына юл аша чыгу, җәмәгать транспортыннан файдалану, мәктәпкә җәяү яки велосипед, самокат белән бару яңадан башланачак. Шуңа күрә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә аеруча зур игътибар бирелә.
Балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм ата-аналарның җаваплылыгын арттыру турында без Арча эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән сөйләштек.
- – Яңа уку елы башланыр алдыннан ата-аналарга иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә?
– Иң мөһиме – баланың юл йөрү кагыйдәләрен белүе генә түгел, ә аларны көн саен үтәве. Ата-ана баласына юл аша ничек дөрес чыгарга, светофор сигналларына игътибар итәргә, юлны билгеләнгән җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга кирәклеген даими искәртеп торырга тиеш.
Баланы мәктәпкә озатып барганда да бу кагыйдәләрне практикада күрсәтү мөһим. «Юл аша чыкма», «сак бул» дип кенә әйтү җитми. Өлкән кеше үзе үрнәк булырга тиеш. Балалар күп очракта безнең гамәлләрне кабатлый.
- – Бәлкем, мәктәпкә юлны алдан бергәләп карап чыгу да кирәктер?
– Әлбәттә. Уку елы башланганчы ата-аналарга бала белән бергә мәктәпкә кадәрге маршрутны кабат үтәргә киңәш итәбез. Кайсы урыннарда юл аша чыгарга, кайда туктап тирә-якка карарга кирәклеген күрсәтергә кирәк. Бигрәк тә беренче сыйныфка баручы балаларга игътибар зур булырга тиеш. Бала мәктәпкә мөстәкыйль йөри башлый икән, аның куркынычсыз маршрутын алдан билгеләү зарур. Юлда ашыкмаска, телефонга бүленмәскә, колакчыннар белән музыка тыңлап бармаска кирәклеген дә аңлатырга онытмагыз.
- – Караңгы вакытта юл иминлеге өчен яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте турында да искә төшерик әле.
– Әйе, бу бик мөһим. Көзге айларда көннәр кыскара, иртән һәм кичен караңгы була. Шуңа балаларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуы аларның юлда күренүен арттыра. Әлеге элементларны мәктәп сумкасына, киемгә яки аяк киеменә урнаштырырга мөмкин.
Велосипед һәм самокат белән йөрүче балаларга киңәшләр?
– Беренче чиратта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Велосипед һәм самокатта йөргәндә куркынычсызлык чараларын куллану мөһим. Баланың юлга кинәт килеп чыгуы аеруча куркыныч. Ата-аналар балаларына транспорт чаралары белән идарә иткәндә юлдагы башка катнашучыларга игътибарлы булырга, юлны кисеп чыкканда ашыкмас-ка кирәклеген аңлатсыннар иде.

- – Ә машина йөртүчеләргә нинди мөрәҗәгать җиткерер идегез?
– Уку елы башлану белән юлларда балалар саны арта. Шуңа күрә машина йөртүчеләрдән мәктәпләр, балалар бакчалары, җәяүлеләр кичүләре янында аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз. Юлда баланың көтелмәгән гамәл кылырга мөмкинлеген һәрвакыт истә тотарга кирәк. Җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметү, балаларны күргәндә сак булу – һәр машина йөртүченең бурычы.
ДАИ хезмәткәрләре профилактик чаралар үткәрә, юлларда контрольне көчәйтә, мәктәпләрдә балалар белән аңлату эшләре алып бара. Әмма иң мөһим тәрбия гаиләдә бирелә. Балага юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән аңлату, аларны үтәүне гадәткә кертү – киләчәктә күп кенә күңелсезлекләрне булдырмаска ярдәм итә.
Яңа уку елы башланганда барлык балаларның да мәктәпкә юллары имин, әти-әниләрнең күңелләре тыныч булсын иде. Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсә, без балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә үз өлешебезне кертә алабыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев