erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

ТР Милли китапханәсе Республика көненә бәйрәм программасы әзерләде

Татарстан Республикасы көнендә һәм Казан шәһәре көнендә, 30 августта, китапханәгә килүчеләрне иң киң программа көтә

Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре көненә ТР Милли китапханәсе бәйрәм программасын әзерләде. Китапханә кунакларын ачык һавада концерт, «Бердәмлек коды» квест-уены, акварель скетчинг буенча мастер-класс, бөтен гаилә өчен коллаж остаханәсе, китап бүләк итү акциясе, экскурсияләр һәм тематик күргәзмәләр көтә.

Милли китапханә террасасында 28 августта Казан артистлары катнашында «Город вслух» акустик концерты узачак.

Татарстан Республикасы көнендә һәм Казан шәһәре көнендә, 30 августта, китапханәгә килүчеләрне иң киң программа көтә.

«Читашки» атналык Китап клубы катнашучылары Милли китапханә бинасы янында «Хоррият» скульптурасын караячаклар һәм фикер алышачаклар, аны дөньяның башка халыкларының мифик кошлары образлары белән чагыштырачаклар һәм бакча-авиарий булдырачаклар. ТУЛЫРАК

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев