18, 19 һәм 20 сентябрьдә Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, шулай ук Арча районында өстәмә сайлаулар узачак.
Бердәм тавыш бирү көненә бер айдан да аз вакыт калды. Быел сайлаулар өч көн дәвамында – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә үткәреләчәк. Шул уңайдан матбугат хезмәте сайлауларга бәйле мәгълүматларны искә төшерә.
Бу көннәрдә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау узачак. Арча районында шулай ук беренче номерлы Яңа Кенәр сайлау округы, дүртенче номерлы Яңа Кырлай сайлау округы, сигезенче номерлы Сеҗе сайлау округы һәм алтынчы номерлы Шушмабаш сайлау округы буенча депутатларның өстәмә сайлаулары үткәрелә.
Сайлау участоклары өч көндә дә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Тавыш бирү урыны сайлаучы өчен уңайлы булсын өчен, «Мобильный избиратель» сервисыннан файдаланырга мөмкин. Моның өчен 14 сентябрьгә кадәр Россиянең «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, күпфункцияле үзәктә (МФЦ), территориаль яки участок сайлау комиссиясендә гариза бирергә кирәк.
Үз сайлау участогының адресын белмәгән гражданнар мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы «Сайлаулар» бүлегеннән таба ала. Райондагы сайлау участокларының адреслары күрсәтелгән исемлек шулай ук 2026 елның 7 августында «Арский вестник» газетасында басылып чыкты. Сайлауга алдан әзерләнеп, үзегезгә кирәкле мәгълүматны тикшереп кую тавыш бирү көннәрендә вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев