Хезмәт һәм батырлык фестивале Казанның Ямашев урамындагы ишегалдында узды.
Чарада Татарстан үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш кертүче Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкын котладылар, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең ТРдагы матбугат хезмәте.
Фестивальдә махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре, хезмәт ветераннары, хезмәт династияләре һәм предприятие коллективлары вәкилләре катнашты.
Аларга «Бердәм Россия» нең Казан бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук «Бердәм Россия» нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова кушылды. ТУЛЫРАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев