Бүген Арчада уңыш һәм матурлык бәйрәме узды.
Шәһәребезнең Җиңү паркы янәшәсендә урнашкан төп сәүдә мәйданында мәктәп ярминкәсе һәм чәчәкләр фестивале оештырылды. Алар белән район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та танышты.
Мәктәп коллективлары ярминкәгә үз куллары белән үстергән мул уңышны алып килгән. Сәүдә рәтләрендә яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм хуш исле үләннәр урын алган иде. Аларны балалар, укытучылар һәм әти-әниләр бергәләп мәктәп яны кишәрлекләрендә үстергән.

Традиция буенча мәктәп ярминкәсе белән бергә мәгариф оешмалары чәчәкләрдән күргәзмәләр дә әзерли. Быел чәчәкләр фестиваленә аерым мәгънә салынган иде. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, районыбыз тарихына бәйләп оештырылган иде.
Экспозицияләр әлеге темалар чагылыш тапкан гөлбакчаларны хәтерләтте. Россия флагы төсләре, милләтләр бердәмлеге, әби-бабаларыбыздан калган сугыш кайтавазы, бүгенге хәрби батырлык һәм районыбыз гүзәллеге – барысын да төрледән төрле чәчәкләр ачып бирде.
Ел саен үткәрелә торган ярминкәне Арча халкы зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу чара сәүдә итү урыны гына түгел, ә төрле буыннарны берләштерүче күркәм традиция булып тора. Ул шәһәр халкына күтәренке кәеф бүләк итә һәм җәйнең соңгы матур төсләрен күрергә мөмкинлек бирә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев