Халык телендә ул банк бинасы дип йөртелсә, тарихта Капраловлар йорты булып саклана
Совет чорында районда шул бер банк иде инде ул, тагын райком каршындагы бакчадагы агач йортта саклык кассасы да бар иде. Бу бинаның тарихы еракларга, унтугызынчы гасырларга китә. “Надежный дом” ширкәте җитәкчесе Гәрәев Фаил Рүзәл улы әлеге бинаның тарихын ачыкларга теләп архивларда күп эзләнгән, әмма ул турыда бернинди документлар, фоторәсемнәр табылмаган. Бинаны төзекләндерү вакытында килеп чыккан билетлар да 1960 елга карый.

Фаил Рүзәл улы Арчада туган, Арчаның 1 номерлы урта мәктәбендә укый, югары белем ала. Арчада, Казанда, Балтачта йортлар төзиләр.
- Бу бинага тотынуыгызга гаҗәпләнүчеләр дә бардыр, чыгымнары да аз түгелдер.
– Эш чыгымнарда түгел, – ди ул. – Мин үзем туып-үскән, яшәгән шәһәрнең тагын да матурлануын телим. Яңа биналар да барлыкка килсен, шул ук вакытта тарихы да саклансын. Менә шушы уйлар белән алындым мин бу эшкә. Экспертизалар үтәргә, проект булдырырга, аны дәүләт комитетында якларга туры килде. Эшкә 2024 елда тотындык. Бинаның тарихи йөзенә зыян килергә тиеш түгел. Түбәсе яңарса да, аның торышы үзгәрмәде. Элек аның кәрнизе булмаган, аны шул хәлгә китерергә туры килде. Төп бинаның торышы безне шаккатырды, шул кадәр нык итеп, гасырларга түзәрлек итеп төзегәннәр.
Капраловлар йортның икенче катында яшәгән, керү юллары уң яктагы веранда аша булган, ә беренче катта сәүдә иткәннәр, өч ишеге булган, икесен совет чорында томалаганнар.
– Өч ишекне ачабыз, – ди Фаил Рүзәл улы. – Аска катта сәүдә урыннары, өстә офис булыр дип торабыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

Нет комментариев