erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Трамвай һәм троллейбусның яңа модельләре Казан линияләренә чыкты

Трамвай тулысынча үзебезнең комплектлаучы детальләрдән җыелган

Трамвай һәм троллейбусның ике яңа моделе Казан маршрутларына тест режимында чыкты, дип хәбәр иттеләр шәһәр Мэриясендә.

Чиләбедә җитештерелгән түбән идәнле «71-711» трамвае-7нче маршрутта, Ә «КАМАЗ – 62825» троллейбусы 1нче, 5нче һәм 8нче маршрутларда эшләячәк. Тәҗрибә эксплуатациясе нәтиҗәләре буенча шәһәр хакимияте техника сатып алу мөмкинлеге турында карар кабул итәчәк.

Линиягә чыгу алдыннан яңа машиналарны Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Аның сүзләренчә, шәһәр җәмәгать транспорты көн саен 750 меңгә якын пассажир йөртә, шуларның 140 меңе трамвай һәм троллейбуслардан файдалана. Мэр билгеләп үткәнчә, паркны яңартканда пассажирларның фикерен һәм техниканың реаль шартларда үз-үзен тотышын исәпкә алу мөһим.

Трамвай тулысынча үзебезнең комплектлаучы детальләрдән җыелган, ә аның бәясе аналогларыннан якынча 25% ка түбәнрәк. ТУЛЫРАК
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев