Юлларда тизлек режимын саклау һәм һава шартларын исәпкә алу — һәр йөртүченең иминлеге өчен мөһим.
18 август көнне Арчада мотоцикл катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Юл-транспорт һәлакәте сәгать 10:40та Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 9А йорт янында теркәлгән. 1984 елгы KAWASAKI NINJA 1000 мотоциклы йөртүчесе, Җиңүнең 40 еллыгы урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлек сайламый, юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алмый. Нәтиҗәдә ул идарәне югалтып, мотоцикл белән әйләнеп каплана.
Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоцикл йөртүчесе төрле җәрәхәтләр ала һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен Арча үзәк район хастаханәсенә китерелә.
Мәгьлумат ДАИ бүлекчәсеннән алынды
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев