erid:2VtzquqpS7d
Арчада укытучылар яңа уку елына бурычлар билгеләде
Арча яңалыклары

Арчада укытучылар яңа уку елына бурычлар билгеләде

Яңа уку елы алдыннан район педагогларының секция утырышларында һөнәри эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча фикер алышу узды.

Яңа уку елы алдыннан Арча районы педагогларының секция утырышларында узган елга нәтиҗә ясалды, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов үзенең МАКС каналында хәбәр итә.

 

Физика һәм математика укытучылары «Физ-мат прорыв» бәйгесендә катнашу, математика дәресләренә ЦОКны интеграцияләү, ГИА нәтиҗәләре һәм олимпиадага әзерлек мәсьәләләрен күтәрде. Район педагоглары өчен быел аеруча нәтиҗәле булды: «Физ-мат прорыв» конкурсында җиңүләр, БДИда 100 балл җыйган укучы, олимпиада җиңүчеләре – укытучыларның системалы хезмәтенең нәтиҗәсе.

 

Туган тел һәм әдәбият укытучылары исә милли үзаң формалаштыру, туган телне һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмияте турында фикер алышты. Укытучылар алдында укучыларны телне, гореф-гадәтләрне һәм милли кыйммәтләрне кадерләргә өйрәтү бурычы тора.

 

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары балаларның сөйләмен үстерү, авазларны дөрес әйтүгә өйрәтү, ата-аналар белән эшләү һәм педагогларның эмоциональ халәте турында сөйләште. Башлангыч сыйныф укытучылары укучыларның белем нигезен формалаштыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләрне карады, осталык класслары күрсәтте.

  • Фотолар район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтовның МАКС каналыннан алынды

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев