Татарстан Министрлар Кабинеты Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән педагогларны республика бюджеты хисабына бер тапкыр акчалата бүләкләү тәртибен раслады. Һәр әзерләнгән укучы өчен укытучыга 86 мең сум күләмендә түләү каралган.
Татарстанда олимпиадада югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә акчалата бүләк бирү тәртибе расланды. Карар ТР Хокукый мщглъматыныж рщсми порталында басылды.
Яңа чара Татарстан Республикасында 9–11 сыйныф укучыларының олимпиада хәрәкәтен үстерүдә катнашучы педагогларга ярдәм күрсәтүне күздә тота. Документ нигезендә, акчалата тълщъ дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында эшләүче, Татарстан Республикасы укучылары арасыннан Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче яки призер әзерләгән педагогик хезмәткәрләргә бирелә.
«Бер тапкыр түләнә торган акчалата бүләкнең күләме Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаган һәр әзерләнгән укучы өчен 86 мең сум тәшкил итә», – диелә Нигезләмәдә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев