erid:2VtzquqpS7d
Яңа уку елына мәгариф учреждениеләрен әзерләп бетерергә
Арча яңалыклары

Яңа уку елына мәгариф учреждениеләрен әзерләп бетерергә

Җитди сөйләшү.

Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында ТРның Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең  утырышын үткәрде. Утырышта катнашучылар республика мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләштеләрр.

"1 сентябрьгә кадәр калган көннәрдә мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләп өлгерергә һәм булган кимчелекләрне бетерергә",  - дип басым ясап әйтте Рөстәм Нигьмәтуллин.

ТРның мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләде. 1 сентябрьгә республикада 4 яңа мәктәп,  2 өстәмә корпус ачылачак. 

Республикада ведомствоара муниципаль кабул итү комиссияләре 27 июльдән 17 августка кадәр эшләде. 

Иң мөһиме - балаларның уңай һәм имин шартларда белем алуы. Мәктәп автобуслары турында да сүз булды. Агымдагы елда тагын 59 автобус өстәләчәк. 

Россия МЧСының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин соңгы 5 елда мәгариф учреждениеләрендә 19 янгын булды,  дип әйтте. Агымдагы елда янгын булмаган.Мәгариф учреждениеләрендә янгыннарны булдырмау буенча таләпләрне катгый үтәргә.

Видеоутырышта сөйләшенгәннәрне тыңлаганнан соң Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерлеге турында төгәл сөйләшү алып барды. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев