erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларының 80 проценттан артыгы отечестволы селекция орлыклары белән тәэмин ителә

Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә Россиядә җитештерелгән орлыкларның өлеше арта. Аерым культуралар буенча бу күрсәткеч 80 проценттан да югары, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

 

Республикада быел чәчүлекләрнең шактый өлеше Россиядә җитештерелгән орлыклар белән башкарылган. Соя буенча отечестволы орлыкларның өлеше 84 процентка җитсә, рапста — 68, көнбагышта — 65, кукурузда — 56 процент тәшкил итә. Шикәр чөгендере басуларының 34 проценты шулай ук Россиядә җитештерелгән орлыклар белән чәчелгән.

Үзебезнең орлыклар безнең кырларда югары уңыш бирә

Отечестволы селекциягә күчеш аеруча көнбагыш һәм соя культураларында сизелерлек. Узган чор белән чагыштырганда, көнбагышта Россия селекциясе орлыкларының өлеше 11 процентка, ә сояда 52 процентка арткан.

Татарстанның орлыкчылык системасында Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты аерым урын алып тора. Республика басуларында институт тарафыннан чыгарылган 35 сорт үстерелә. Аларның гомуми чәчүлекләрдәге өлеше якынча 37 процент тәшкил итә.

Бүген төбәктә орлык җитештерү һәм әзерләү эшенә 50 сертификатлы орлыкчылык хуҗалыгы һәм җиде орлык заводы җәлеп ителгән. Бу система авыл хуҗалыгын сыйфатлы орлык материалы белән тәэмин итүне һәм республикада отечестволы селекция сортларының өлешен арттыруны максат итеп куя.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев