erid:2VtzquqpS7d
«Арча читекләре»: милли мирасны саклаучы фестиваль
Арча яңалыклары

«Арча читекләре»: милли мирасны саклаучы фестиваль

21 августта Арчаның үзәк стадионында “Арча читекләре” этно-мәдәни фестивале узды.

Ике ел элек ул беренче тапкыр Кылачы авылында район күләмендә уздырылса, соңгы елларда республиканың иҗади коллективларны җыйды.

Бәйрәмгә килүчеләрне капка төбеннән үк тарихи үткәнне чагылдырган театраль күренеш каршы алды. Арчаның “Хәзинә” фольклор колективы читекнең башлангычы Кылачы авылыннан башланып, соңрак Арчада “Милли аяк киемнәре җитештерү” берләшмәсендә дәвам итүе белән таныштырдылар.

Милли йортлардагы күргәзмәләрдә тарихның дәвамы һәм милли рухны саклау чынбарлыгы тәкъдим ителде. Читекләрдәге бизәкләрнең үзенчәлеге, аларны ясау ысуллары, озак еллар бу өлкәдә хезмәт куючылар белән күрешү, “Казан җөе” осталык дәресе, декоратив-гамәли сәнгать проектларының күргәзмә-перезентациясе - һәркайсы кунакларда кызыксыну уятты. 

Кунакларны район башлыгы сәламләде

Катнашучыларны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина сәламләде.

“Арчаны читексез, читекне Арчасыз күз алдына китереп булмый. Арчада читекнең гасырдан артык тарихы бар. Ничә еллар элек читек фабрикасында эшләгән абый-апалар бүген безнең арада. Алар эшләгән еллары турында горурланып сөйлиләр. Арча төбәгендә шундый матур традицияне будырганнары, саклап калганнары өчен зур рәхмәт аларга. Фестивальдә катнашучыларга аерым рәхмәт. Бу бәйрәмне тагын да үстерергә дигән теләктә калам”, - диде район башлыгы.

Миләүшә Насыйбуллина елдан-ел фестивальнең матураюын, дәрәҗәсе үсүен ассызыклап үтте. Читекнең, милли бизәкләрнең дәрәҗәсен күтәрүче катнашучыларга соклануын җиткерде.

Осталар – сәхнә түрендә

Быелгы бәйрәмдә Арча, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Биектау, Балтач, Сарман, Кукмара, Кама Тамагы, Казан шәһәреннән килүчеләр “Вокал”, “Инструменталь башкару”, “Хореография”, “Фольклор-этнографик күренеш” номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтте. Аларның һәркайсына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фестиваль кысаларында оештырылган “Читегемне күрегез” кул эшләнмәләре бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Төрледән-төрле кулдан ясалган читекләр арасыннан иң үзенчәлекле дүртесе билгеләп үтелде. Арчадан Зифа Вәлиева (1 урын), Яңа Кенәрдән Лилия Фазылҗанова (2 урын), Әлмәт районы Бишмунча авылы мәдәният йортыннан “Мәдинәкәй” халык фольклор ансамбле (3 урын) һәм Арча районы Ашытбаш авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр бирелде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев