Яшь белгечләр турында. Фотода Солтан Ибраһимов уңнан икенче.
Бүген Арча үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегендә булдык. Монда бушка хезмәт күрсәтәләр. Әмма язылуы гына кыен. Малайның теше сызлагач, бүген бардык. Авырткач, алдан язылмасаң да кабул итәләр, диделәр. Дөрестән дә, талон бирделәр. Дөрес, шактый көтәргә туры килде.
Безне хирург-стоматлог Ибраһимов Солтан Рафаэль улы кабул итте. Ачык, үз эшен яхшы белүче белгеч. 16 яшьлек яшүсмернең тешен ничек тә саклап калырга кирәк дип рентгенга җибәрде. Рентгенга каядыр барып йөрисе юк. Шул бер бинада. Рентген нәтиҗәсен күрсәтеп, тешне саклап калырга була, Казанга микроскоп белән эшли торган стоматологиягә барырга кирәк сезгә дип, киңәш итте. Теш арасына кереп үскән итне борчып тормасын дип кисеп алды. Ә түләүле бер клиникада бу тешне алырга кирәк, дигәннәр иде.
Без бик рәхмәтле булып кайтып киттек.
Арчаның медицина өлкәсендәге яшь белгечләре турында язып торабыз. Солтан Ибраһимов 2023 елда районга эшкә кайткан. Райондашларын куандырып, исән-сау эшләргә язсын!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев