Арчада ярминкәләрне яраталар. Бүген бигрәк тә ярминкә бай иде.
Авылдан апа шалтырата, чыктыңмы ярминкәгә, дип. "Бардым. Әле яңа кайттым. Ярминкәдән алган каймак белән тәмләп чәй эчеп утырабыз", - дидем.
Бармам дигән идем. Бакчабызда бөтен нәрсә үсә. Алай кирәк әйбер юк. Шуннан искә төште. Карп балыгы кирәк бит! Сәбәп чыкты. Хәер, ярминкәгә бармый кала алмас идем. Мәктәпләр ярминкәсе бит ул! Иртәнге сәгать 8 ләр тирәсендә ярминкәгә киттек.
Ярминкәнең нәкь гөрләгән вакыты. Бәрәңге, суган алалар. Помидорны фитофтора бетерде, дип, бер таныш ветеран помидор җыйган. Афәрин, мәктәпләр бик әзерләнеп килгән. Алу-сату итүчеләр дә үз товарларын тәкьдим итәләр. Алар гадәттә бакча чәчәкләре, агачлар, дару үләннәре, мунча себеркеләр сата.
Гадәттә яшелчәләрнең килосы 30-50 сумнан. Мунча себеркесе 150 сумнан, ярты литр маринадланган гөмбә 300 сумнан.
Карп балыгы булмады. Әле иртәрәк, сентябрьдә сата башлыйбыз, диде балык сатучы. Карпка охшаган корбан (лещь) балыгы кызыктырып тора. Шуны сатып алдык. Берсе 550 сумлык булды.
Йөри торгач, күз ярты литрлы каймакка төште. 200 сумнан. Ярты литрын Арчада 500 сумнан сатканнарын белә идем. 200 сум арзан кебек тоелды. Яңа Кырлай мәктәбеннән 100сумнан 1,5литр сөт һәм 200 сумнан каймак сатып алдык.
Утар Аты мәктәбеннән килосы 30 сумнан 100 сумга кишер сатып алдык. Ул бер пакет булды! Үз йортыгыз белән яшисез, кишер үстермисезмени диярсез. Үстерәбез! Быел бигрәк тә шәп үстеләр. Көзгә таба бройлерлар һәм бәлешкә дип үрдәкләр алдык. Көзге байлык белән шуларны үстерәбез. Кишерне шуларга уып бирергә алдык. Менә шулай ярминкәдән җыр-музыка тыңлап, баеп кайттык. Яшәсен ярминкәләр!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев