ГТО нормативларын тапшыру өчен Медицина белешмәсе мәҗбүри.
Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР буенча ГТО төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Артур Сабитов хәбәр итте.
"Һәр тренировка алдыннан сәламәтлегеңнең нинди икәнен аңларга кирәк. ГТО нормативларын тапшырганчы аларны тапшыра алулары турында медицина белешмәсе булмаган кешеләр кертелми. Әгәр кешенең каршы күрсәтмәләре бар икән, үз-үзеңне һәлак итүдән ни мәгънә?"- дип аңлатты спикер.
ГТО – ул физкультура-спорт комплексы. Артур Сабитов сүзләренчә, ул организмга артык йөкләнеш таләп итми һәм организмның ничек төзелгәнлеген аңлау өчен эшләнгән. ГТО нормативларын ел дәвамында тапшырырга мөмкин. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев