erid:2VtzquqpS7d
Сөрдедә электропитбайк катнашында юл-транспорт һәлакәте булган
Арча яңалыклары

Сөрдедә электропитбайк катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен — иминлекнең мөһим шарты.

26 август көнне сәгать көндезге өч тирәсендә Сөрде авылында юл-транспорт һәлакәте булды.

Совет урамындагы 4нче йорттан якынча 1 километр ераклыктагы кыр юлында.  2011 елгы кыз бала электропитбайкта бара. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы да,  мотошлемы да
 булмый. Өстәвенә әле пассажир да утырта.  Куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итәрлек тизлек сайламау нәтиҗәсендә, электропитбайк 1986 елгы ир-ат идарә иткән квадроцикл белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 14 яшьлек электропитбайк йөртүче кызның бот сөяге сына. Пассажир булган 2012 елгы кызның тез буыны имгәнә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, бигрәк тә балигъ булмаганнарның мототранспорт чаралары белән идарә итүенә юл куймау һәм саклагыч шлемнардан файдалану — иминлекнең мөһим шарты.

Мәгьлумат һәм фото ДАИ бүлекчәсеннән алынды

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев