Район мөхтәсибе ярдәм күрсәтүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
Бүген Арча районы мөселманнары исеменнән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм — «Нива» автомобиле озатылды. Ярдәмне озату тантанасы Арчаның үзәк мәчете янында узды.
Чарада район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, авыл җирлекләреннән килгән хәзрәтләр, иганәчеләр һәм волонтерлар катнашты.
— Без һәрдаим егетләребезгә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Моңа кадәр «ГАЗель» автомобиле, мотоцикл һәм генераторлар җибәрелде. Бүгенге ярдәмебез дә — без, мөселманнарның, җиңүгә керткән бер өлеше, — диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
Район мөхтәсибе ярдәм күрсәтүгә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтен белдерде. Аерым рәхмәт сүзләре район башлыгы Алмаз Хисаметдиновка җиткерелде. «Нива» автомобиле ачкычы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның гуманитар ярдәм җыюда ярдәмчесе Марат хәзрәт Мәрданшинга тапшырылды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев