erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башлана
Арча яңалыклары

Татарстанда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башлана

Балаларның юлдагы хәвефсезлеге – иң беренче чиратта өлкәннәр җаваплылыгында

Татарстан Республикасында 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы үткәрелә. Аның төп максаты – балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл-транспорт травматизмын кисәтү.

Агымдагы елның җиде ае эчендә Татарстан юлларында балалар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала һәлак булган, 291 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны да, һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр саны да арткан.

Балалар-пассажирлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре аеруча борчу тудыра. Ел башыннан республикада мондый 86 юл һәлакәте булган. Аларда 10 бала һәлак булган, 102 бала җәрәхәтләр алган.

Балалар-җәяүлеләр катнашында 102 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 103 бала җәрәхәтләнгән. Шулай ук балалар-велосипедчылар катнашында 44 юл-транспорт һәлакәте булган. Балигъ булмаган механик транспорт чаралары йөртүчеләре катнашында 13 юл һәлакәте теркәлгән, анда бер бала һәлак булган һәм 12 бала җәрәхәтләр алган.

Статистика күрсәткәнчә, август-сентябрь айларында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Җәйге каникуллардан соң балаларга юлдагы хәвефсез тәртип кагыйдәләрен яңадан искә төшерү һәм транспорт мохитенә яңадан җайлашу кирәк.

Профилактик чара кысаларында «Игътибар – балалар!» акциясе барышында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре берничә юнәлештә эш алып барачак.

Аерым алганда:

балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуны ачыклау максатыннан йөртүчеләрне массакүләм тикшерүләр үткәреләчәк;

җәяүлеләргә өстенлек бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә игътибар биреләчәк;

яктылык кайтаручы элементлар куллану популярлаштырылачак;

балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча акцияләр үткәреләчәк;

белем бирү оешмаларына алып баручы юлларның, юл билгеләренең, тамгаларның, светофорларның һәм киртәләрнең торышы тикшереләчәк;

ата-аналар җыелышларында балаларның юлларда хәвефсез йөрүе мәсьәләләре күтәреләчәк.

Ата-аналарга да балаларның юлдагы иминлегенә җитди карау сорала. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә һәм хәвефсезлек каешлары каралган йөк автомобиле кабинасында баланың буена һәм авырлыгына туры килгән махсус балаларны тотып тору җайланмалары белән генә йөртергә ярый.

12 яшькә кадәрге баланы җиңел автомобильнең алгы утыргычында махсус балалар җайланмасыннан башка йөртү тыела. Дәүләт автоинспекциясе балалар 12 яшькә җиткәнче, аларны арткы утыргычта да автокресло яки башка тиешле балалар җайланмасы ярдәмендә йөртергә киңәш итә.

Балаларның юлдагы хәвефсезлеге – иң беренче чиратта өлкәннәр җаваплылыгында. Юл кагыйдәләрен үтәү һәм баланың хәвефсезлеген кайгырту күңелсез хәлләрне булдырмаска ярдәм итә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев