erid:2VtzquqpS7d
«Арча мәгълүмат үзәге» — республика бәйгесе җиңүчесе
Арча яңалыклары

«Арча мәгълүмат үзәге» — республика бәйгесе җиңүчесе

«Арча хәбәрләре» (Арский вестник) газетасында һәм https://arskmedia.ru/ сайтында чыгучы язмалар катнашучылар арасында иң яхшылары дип танылды.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ел саен  «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» журналистлык эшләре республика бәйгесе үткәрә. Конкурс җирле үзидарә мәсьәләләре белән кызыксынуны арттыруга, шулай ук бу теманы басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында, теле– һәм радиоэфирда яктыртуны активлаштыруга юнәлдерелгән.

Эшләр «Республика басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы басма», «Муниципаль басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы басмасы», «Иң яхшы телевизион проект», «Иң яхшы радиопроект», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты» һәм «Социаль челтәрләрдә муниципаль берәмлекнең иң яхшы бите»  номинацияләрендә кабул ителде.

«Арча хәбәрләре» (Арский вестник) газетасында һәм https://arskmedia.ru/ сайтында чыгучы язмалар катнашучылар арасында иң яхшылары дип танылды. «Муниципаль басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы басмасы» номинациясендә «Арча мәгълүмат үзәге» (Арск-информ) җиңүче дипломы белән бүләкләнде. 

Бүләкне «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев тапшырды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев