Республикада ОРВИ сезоны башланыр алдыннан белгечләр быелгы грипп вирусларының нинди төрләре әйләнештә булачагын атады.
Татарстанда ОРВИ сезоны якынлаша. Алдагы эпидемиологик чорда республика халкына гриппның берничә штаммы белән очрашырга туры килергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Белгеч сүзләренә караганда, алдагы сезонда А тибындагы грипп вирусының H1N1 – «Миссури» һәм H3N2 – «Дарвин» штаммнары, шулай ук В тибындагы «Токио, Виктория линиясе» штаммы таралуы көтелә.
Әлеге штаммнар гриппка каршы вакцинага да кертеләчәк. Хәзер аларны үз эченә алган вакциналар гражданлык әйләнешенә чыгару өчен әзерләнә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев