Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов районның мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, бурычлар билгеләде.ә
27 августта Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәр белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты. Алар башта район мәгариф оешмалары эшчәнлеген чагылдырган бай һәм эчтәлекле күргәзмә белән таныштылар.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Мулләхмәтов киңәшмәдә “Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка” дигән темага чыгыш ясады.
– 2026 елда 11 сыныйфны 156 укучы тәмамлады, – диде ул. – 6 фән буенча БДИ нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән югары. Югары балл җыючылар саны артты. Апаз урта мәктәбе укучысы Айназ Хәертдинов физика һәм математика буенча 100әр балл җыйды. Аларның укытучылары Хәниф Габделмән улы һәм Алия Мансур кызы бүген шушы залда утыра, рәхмәт аларга.
Шушы урында алгарак китеп район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җиткергән шатлыклы хәбәрне әйтеп үтәм. 100 балл җыючы укучыларның укытучыларына быел 30ар мең сум премия тапшырыла. Киләсе елга ул 50 мең сум булачак!
Нәтиҗәләр һәм планнар
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе олимпиадалар нәтиҗәләре буенча Арча районның 43 район арасында 13нче урында булуын әйтеп үтте. Быел укучылар 166 призлы урыннар алганнар. Халыкара, федераль, республика күләмендә лаеклы чыгыш ясаганнар. Арчаның 6нчы номерлы мәктәбе исәбендә – 29, 1 номерлы мәктәптә 28 призлы урын бар. Быел районыбыз мәктәпләрендә 18 яшь белгеч эшли башлый.
Районның 8 мәктәбендә аграр юнәлештәге, Г.Курсави исемендәге лицейда инженер сыйныфлары, 6 мәктәптә педагогик сыйныфлар уңышлы эшли. 3 һөнәри белем бирү учреждениеләре үзләренә куелган бурычларны уңышлы тормышка ашыралар.
Арчаның 6 номерлы урта мәктәбе директоры Филсинә Закирова, Наласа балалар бакчасы мөдире Эльмира Гафурова эшчәнлеге турында эчтәлекле чыгыш ясадылар.

Мәгарифне үстерүгә зур игътибар
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шәяхмәтова үзенең чыгышында мәгариф системасы алдында торган бурычларга тукталды, мәгарифне үстерүгә зур игътибар биргәне өчен район башлыгы Алмаз Хисаметдиновка, укытучылар коллективына рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов районның мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, бурычлар билгеләде. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев