Арча муниципаль районында антинаркотик комиссиянең 2026 елның өченче кварталы утырышы узды. Җыелышта районда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш, профилактик чараларны көчәйтү һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү мәсьәләләре каралды. Комиссия утырышы 27 августта үтте.
Утырыш барышында Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Гобәйдуллин тарафыннан «Мак-2026» оператив-профилактик операциясе нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде. Әлеге юнәлештә ведомствоара хезмәттәшлекнең әһәмияте билгеләп үтелде.

Катнашучылар шулай ук 26 июнь — Наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган профилактик чаралар нәтиҗәләре турында фикер алышты. Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләре башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.
Утырышның тагын бер мөһим темасы — спиртлы эчемлекләр, наркотик һәм психоактив матдәләр куллану сәбәпле социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаиләләр белән профилактик эш алып бару булды. Бу юнәлештә социаль хезмәтләр һәм медицина оешмаларының уртак эшчәнлеге каралды. Бу хакта районның "Мәрхәмәтлек үзәге" мөдире Нурсия Дәүләтшина һәм баш табиб Рифат Идрисов хисап тотты.
Комиссия рәисе, Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов профилактик чараларның төп максаты — яшь буынны зарарлы гадәтләрдән саклау, гаилә институтын ныгыту һәм районда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау икәнен ассызыклады һәм киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә чакырды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев