erid:2VtzquqpS7d
Арча районы мәгариф хезмәткәрләренә төрле бүләкләр тапшырылды
Арча яңалыклары

Арча районы мәгариф хезмәткәрләренә төрле бүләкләр тапшырылды

Август киңәшмәсе кысаларында Арча районының мәгариф системасында нәтиҗәле хезмәт куйган хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Хезмәтләре өчен аларга дәүләт һәм ведомство бүләкләре, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.

Россия Федерациясенең югары бүләкләре

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Россия Федерациясенең «Мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булучылар:

  • Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте инглиз теле укытучысы Гарипова Зөлфия Ринат кызы
  • Курса-Почмак урта гомуми белем мәктәбе директоры Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы
  • Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Сәләхова Илгизә Габдрәис кызы
  • Арчаның 7 нче урта гомуми белем мәктәбе инглиз теле укытучысы Сөнгатова Гөлфия Рушан кызы
  • Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе педагог-оештыручысы Рәхмәтуллина Рузалия Риф кызы
  •  Арчаның 7 нче урта гомуми белем мәктәбе туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзуллина Алсу Мостафа кызы
  • Арча муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе үзәкләштерелгән бухгалтериясе әйдәп баручы бухгалтеры Хәкимова Роза Мөхәммәтхан кызы
  • В.Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1 нче урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Хөснетдинова Лилия Хәниф кызы.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте инглиз теле укытучысы Гарипова Зөлфия Ринат кызына РФ ның
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте инглиз теле укытучысы Гарипова Зөлфия Ринат кызына РФ ның "Мактаулы мәгариф хезмәткәре" исеме бирелде

Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының «Сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен алга җибәрүгә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесе белән Арчаның 7 нче урта гомуми белем мәктәбе физик тәрбия укытучысы Гәрәев Булат Рәшит улы бүләкләнде.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

  • Арчаның 5 нче гимназиясе хезмәт укытучысы Ибраһимова Ләлә Фирдәүс кызы
  • Арчаның 3 нче башлангыч мәктәбе – балалар бакчасының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гөлшат Камил кызы
  • Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбенең туган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Зөһрә Габбас кызы
  • Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Чулпан Рәшит кызы
  • Арча агросәнәгать һөнәри көллияте укытучысы Нуриева Альбина Канафия кызы
  • Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирҗанова Люция Камил кызы
  • Галиаскәр Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең география укытучысы Сагыйдуллина Чулпан Рәсим кызы
  • Социалистик Хезмәт Герое Стелла Заки кызы Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе биология укытучысы Садикова Нурфия Камил кызы
  • Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе хезмәт укытучысы Сәләхиева Миләүшә Радик кызы
  • Носы төп мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафиуллина Гөлшат Камил кызы
  • Хәсәншәех төп мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Таҗиева Гөлшат Сәйфелхан кызы.

Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Мактау грамотасы белән Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе инглиз теле укытучысы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Рәхимова Рәмзия Исмәгыйль кызы бүләкләнде.

Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре

Өчиле төп гомуми белем мәктәбе директоры Нуретдинов Әмир Габделхак улына «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе химия укытучысы Корбанова Сәлимә Әдһәм кызы ТР Министрлар кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Югары һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәтләре өчен Арчаның икенче урта гомуми белем мәктәбе педагогик хезмәт ветераны Егорова Татьяна Александровна һәм Бөтенроссия Мәгариф профсоюзының Арча территориаль оешмасы рәисе Харисов Вакиф Вагыйз улы Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелде.

Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән бүләкләнүчеләр:

  • Арчаның 6 нчы балалар бакчасы җитәкчесе Ахунова Гөлзилә Мәсхүт кызы
  • Арчаның 2 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Мөхәммәтгалиева Гөлназ Илгиз кызы
  • Арчаның 7 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Сафина Миләүшә Мөхәммәтсалих кызы
  • Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте музыка укытучысы Сәгъдетдинова Ләйлә Фидаил кызы
  • В.Ф. Ежков исемендәге Арчаның 1 нче урта гомуми белем мәктәбе математика укытучысы Хәкимов Илнур Харис улы.

Республика күкрәк билгеләре

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр:

  • мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Галимова Ләйсән Ринат кызы,
  • Кәче төп гомуми белем мәктәбе физик тәрбия укытучысы Зәйнуллин Хәйдәр Хәйрулла улы
  • Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе инглиз теле укытучысы Җиһангирова Лилия Ильяс кызы
  • Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасы җитәкчесе Зөбәерова Айгөл Фаил кызы.
Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе инглиз теле укытучысы Җиһангирова Лилия Ильяс кызы
Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе инглиз теле укытучысы Җиһангирова Лилия Ильяс кызы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Мәгариф һәм тәрбия системасына керткән зур өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Мактаулы остаз» аерымлык билгесенә лаек булучылар:

  • Арчаның 2 нче урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Гафарова Фәридә Гаптелхәмит кызы
  • Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы башлангыч сыйныфлар укытучысы Лотфуллина Гөлия Харас кызы
  • Курса Разъезды балалар бакчасы мөдире Фәсәхетдинова Валентина Петровна
  • Урта Курса төп мәктәбе директоры Яруллин Радик Рәкыйп улы.
  • Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Җәләлетдинова Гөлфәния Раиф кызына Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясенең «Остазлык өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

«Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр:

  • Арчаның 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Муллахмәтова Гөлнур Гарәфетдин кызы
  • Утар Аты төп гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөләйманова Танзиля Хәмит кызы
  • Арчаның 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Хәйретдинова Гүзәлия Габделбәр кызы.

Татарстан Мәгариф министрлыгының грамотасы, профсоюз федерациясе грамотасы һәм Арча районы башлыгы бүләкләре

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

  • Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Абзалова Алсу Альфат кызы
  • Наласа урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Гыйззәтуллин Булат Нафик улы
  • Арчаның 7 нче урта мәктәбе физика укытучысы Зиннәтуллин Фидәрис Фәйсал улы
  • Арча Укучылар Сараеның өстәмә белем бирү педагогы Хәкимова Ландыш Фидаил кызы.

Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, беренчел профсоюз оешмасы рәисе Маликова Гөлүсә Гайфетдин кызы бүләкләнде.

Мәгариф өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен Арча муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

  • Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе хезмәт ветераны Шакиров Васыйл Габделбәр улы
  • Арчаның 5 нче номерлы гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Борһанова Энҗе Мөдәрис кызы
  • Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәлиева Илсия Мөнир кызы,
  • Лесхоз урта гомуми белем мәктәбенең музыка укытучысы Саттарова Зәлия Фәнис кызы,
  • Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Саттарова Гөлназ Фәрит кызы
  • Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Җәләев Раил Илгизәр улы
  • Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Абдуллина Рәмзия Рөстәм кызы
  • Курса Разъезды төп гомуми белем мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Салаватова Гүзәл Гомәр кызы
  • Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәнгәрәева Лилия Рәхимҗан кызы
  • Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Миннебаев Раил Рафил улы
  • Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галиева Мәдинә Мөхтәр кызы
  • Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Сибагатуллина Рания Радик кызы
  • Шурабаш төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Камалиева Ләйсән Фоат кызы
  • Яңа Кенәр балалар иҗат йорты директоры Камалиева Гөлчәчәк Мансур кызы
  • Орнашбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Галимова Гөлүсә Кави кызы,
  • Шушмабаш балалар бакчасы тәрбиячесе Ибәтуллина Фәния Сәгъдулла кызы
  • Апаз урта гомуми белем мәктәбе физик тәрбия укытучысы Фаязов Марат Марсель улы.

2026 елда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш укучыларын әзерләүгә керткән өлешләре өчен Арча муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләләнүчеләр:

  • Апаз урта гомуми белем мәктәбе математика укытучысы Ибраһимова Алия Мансур кызы
  • Апаз урта гомуми белем мәктәбе физика укытучысы Хәердинов Ханиф Габделманнаф улы.
2026 елда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш укучыларын әзерләүгә керткән өлеше өчен Арча районы Башлыгының Рәхмәт хаты
Апаз урта гомуми белем мәктәбе физика укытучысы Хәердинов Ханиф Габделманнаф улы 2026 елда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш укучыларын әзерләүгә керткән өлешләре өчен Арча муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Уку һәм тәрбия эшен оештыруда һәм яхшыртуда, укучыларның интеллектуаль, мәдәни һәм әхлак ягыннан үсешендә ирешкән уңышлары, яшь буынны тормышка әзерләүгә керткән шәхси өлешләре өчен Арча муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:

  • Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе директоры Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы
  • Арчаның 2 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабирҗанова Айгөл Тәлгать кызы
  • Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе директоры Әюпова Рания Фирдәүс кызы
  • Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Усаева Карина Игоревна
  • Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең информатика укытучысы Шәмсетдинова Фәридә Фәнис кызы
  • Сеҗе төп гомуми белем мәктәбенең сәнгать укытучысы Минһаҗева Нурзилә Җәүдәт кызы
  • Арчаның 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Шәрифуллина Айгөл Мөзәкир кызы
  • Арчаның 10 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Фатыйхова Эльмира Илдус кызы.
Ришад Сәйфетдинов
Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе директоры Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев