Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
27 август көнне төнге 12нче яртыда Арча–Сеҗе автомобиль юлының 10нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды.
1997 елгы «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайламый. Иминлек каешын да эләктермәгән була. Нәтиҗәдә, автомобиль каршы як юл кырыена төшә һәм әйләнеп каплана.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк һәлакәт урынында үлгән.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Мәгьлумат һәм фото ДАИ бүлекчәсеннән алынды
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев