erid:2VtzquqpS7d
Арчада бәйрәм тантаналары
Арча яңалыклары

Арчада бәйрәм тантаналары

Бүген Арчада бәйрәм өстенә бәйрәм. Барлык уку йортларында Белем көненнә багышланган тантаналар булып үтте

Ә менә Арчаның В. Ежков исемендәге 1 номерлы урта мәктәбендә, Арча педагогика көллиятенең икенче гомуми торагын, Арча агросәнәгать көллиятендә студентлар йортын һәм ике укыту корпусын, Иске Кырлай мәктәбен, Курса разъезды мәктәбен ныклап төзекләндерлгәннән соң ачу тантаналары булды. 

Арчаның 1 номерлы мәктәбен ачу тантансында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан котлавын җиткерде.

Тантаналарда муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәр белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров катнашты.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев