erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда сентябрьнең беренче көннәрендә +28 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә

Якын көннәрдә республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Алынган мәгълүматларга караганда, пәнҗешәмбе көнне, 3 сентябрьдә, төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, 5-10 м/с, көндез 13 м/с ка кадәр җитәчәк. Төнлә температура +10..+15 градус булачак, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак

Җомга көнне, 4 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатышка күчеп, 4-9 м/с, көндез тизлек 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә +10..+15, көндез +20..+25 градус.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда 1-10 сентябрьдә уртача һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә (ТР буенча норма +14,3°, Казан буенча +14,8°).

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу атнада Төньяк Атлантикадан килгән циклон тәэсирендә Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республикада 2 сентябрьдә көтеләчәк томан турында кисәттеләр. ЧЫГАНАК

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев