erid:2VtzquqpS7d
Арчада күп фатирлы 8 йорт ныклап төзекләндерелгән
Арча яңалыклары

Арчада күп фатирлы 8 йорт ныклап төзекләндерелгән

Шул йортларның берсендә булдык.

Арчаның Җиңүнең 40 еллыгы урамының 7нче күпфатирлы йорты быел ныклап төзекләндерелде. Анда яшәүчеләр ремонттан бик канәгать. "Татстройинвест" ширкәте төзүчеләре тырышып эшләделәр, җитәкчеләре Рәмис Сәгыйтьҗанов һәрвакыт килеп йөрде, дип рәхмәт әйтәләр.

Түбәне өр-яңадан эшләгәннәр, заманча, яхшы ишекләр куйганнар, подьездның стеналарын тигезләп матурлаганнар һ.б.

Эш Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны ныклап төзекләндерү программасы нигезендә башкарылган. Шушы программа нигезендә быел Арчада 8  күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелгән.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев