erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 яшьлек кыз батып үлгән

Кичә Татарстан Республикасының Тукай районында 8 яшьлек кыз батып үлгән. Баланы коткарыр өчен берничә секунд җитмәгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Ул сөйләвенчә, республика территориясендә урнашкан коры эссе һава торышы аркасында кешеләр күпләп сулыкларга йөри башлаган. Әмма су температурасы коену өчен уңайлы түгел һәм өске катламда 18 градустан да артмый.

Судагы фаҗигале хәл ТР Тукай районы Комсомолец бистәсендә булган. Кыз буага су коенырга киткән. Ачыкланганча, сулык төбенең рельефы кискен тирәнлеккә киткән. Нәтиҗәдә, бала ярдан суга тайпылып китә һәм куркып кала. Өлкәннәр аңа ярдәмгә ташлана, әмма кызны коткарып кала алмыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, балалар өлкәннәр янында гына су коена ала. Өлкәннәр су төбенең рельефын һәм су температурасын тикшерергә тиеш. Шуннан соң гына балалар суга керә ала.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X